Татарстан Республикасы Лениногорск районының Керкәле авылында туган.
1981 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.
1984-1988 елларда – ТАССР Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге башлыгы.
1988-2014 елларда Казан (Идел буе) федераль университетында ассистент, өлкән укытучы, студентлар белән эшләү буенча декан урынбасары, кафедра профессоры, кафедра мөдире һәм бүлек мөдире булып эшли.
1997-2008 елларда – ТР Министрлар Кабинетының югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән идарәсе башлыгы.
2008–2011 елларда ТР ФА Татар энциклопедиясе институты директорының беренче урынбасары булып эшли һәм директор вазифаларын башкара.
2011-2015 елларда – ТР ФА Татар энциклопедиясе институты директоры.
2015 елның июненнән – Татарстан Республикасы “Хәтер Китабы” редакциясе” дәүләт бюджет учреждениесе баш мөхәррире.
Өйләнгән, улы һәм кызы бар.
Тарих фәннәре докторы (1999), 250 дән артык фәнни хезмәт авторы.