Илебез 1945 елның чәчәкләргә күмелгән маен бервакытта да онытмас. Бу айда Җиңү бәхете, Ватан өчен горурлык хисе, югалтулар ачысы бер бөтен булып кушылды. Тарих битләренә уелган бу бөек көннең нинди югалтулар бәрабәренә ирешелгәнен без һәрвакыт хәтерләрбез, чөнки сугыш фаҗигасе бер генә гаиләне дә, бер генә кешене дә әйләнеп узмады. Без сез ирешкән Җиңү белән горурланабыз, туган илебез, аның азатлыгы, тормышыбыз өчен яу кырында ятып калган солдатлар алдында башыбызны иябез. Алар турындагы хәтер мәңгелек утта һәм обелискларда гына түгел, ә бәлки безнең йөрәкләрдә дә. Ул безгә алга барырга һәм ата-бабаларыбызның үлемсез батырлыкларына лаеклы булырга көч бирә.
Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, тыл хезмәтчәннәре! Сугыш елларында сез завод-фабрикаларда, иген кырларында көнне төнгә ялгап хезмәт куйдыгыз, фронтны корал, кием-салым, азык-төлек белән тәэмин итеп тордыгыз. Бу Җиңүдә сезнең өлешегез бәяләп бетергесез!
Батырлыгыгыз һәм хезмәт фидакарьлегегез ярдәмендә безгә якты тормыш бүләк иттегез. Сез үз тәҗрибәгезне һәм белемнәрегезне тапшырып буыннарны берләштерәсез. Иң мөһиме – нинди генә сынау булмасын, сез яхшылыкка булган ышанычыгызны һәм өметегезне югалтмыйча саклый алгансыз.
Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгыз, туганнарыгыз, балаларыгыз һәм оныкларыгыз булсын!
Рәхмәт сезгә!