«Хәтер Китабы» редакциясенә 30 ел

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

   

2020 елда республика ике зур юбилей – ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итте. Нәкъ менә шушы елда «Хәтер Китабы» редакциясе оешуга 30 ел тулды. Бу без инде 30 ел буе республикабызның данлы еллар тарихын бөртекләп туплау, Китап итеп чыгарып, киләчәк буыннарга җиткерү эшендә дигән сүз бит. Шушы вакыт эчендә редакция тарафыннан зур эшләр башкарылды.

Бераз гына редакция оешуның тарихын искә төшереп үтик. 1989 елда илдә Бөек Җиңүнең 50 еллыгын үткәрү буенча чаралар планы эшләнеп, бу планда бәйрәмгә кадәр иң мөһим чараларның берсе итеп Бөтенсоюз Хәтер Китабын булдыру атала. Моның өчен барлык төбәкләрдә (өлкә һәм республикаларда) махсус редакцияләр оештыру тәкъдим ителә. Татарстанда редакция КПССның өлкә комитеты каршында, ул вакытта (һәм хәзерге көндә дә) Татарстанда актив эшләп килгән эзләнү хәрәкәте нигезендә оештырыла. 1990 елның 26 декабрендә редакция ТАССРның Министрлар Советы карары белән регистрацияләнә, Уставы буенча аның төп бурычы итеп сугыштан әйләнеп кайтмаган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү атала.

Редакция үз эшчәнлеген башлаган вакытның ил өчен авыр һәм болганчык булган заманга туры килүен искә төшерик. Финанслау мәсьәләсе берничек тә чишелмәгән булу сәбәпле, нигездә эш коры энтузиазмга гына корылган була, хезмәткәрләр бернинди түләүсез эшлиләр. Сирәк булган финанс ярдәмен туып килүче эшкуарлар күрсәткәли, ул чакта партия өлкә комитеты сәркатибе булып эшләгән Р.Р. Һидиятуллин һәрьяклап булышлык күрсәтә.

Редакциянең үз бинасы булмау да зур кыенлыклар тудыра. Бер җирдән икенче җиргә 7 тапкыр күчәргә туры килүгә дә карамастан, коллектив бер генә көнгә дә эшен өзми.

Менә шушы вакытта республикабыз хөкүмәте редакцияне үз канаты астына алып, бюджеттан финанслау турында карар кабул итә. Әлбәттә, монда зур суммалар турында сүз бармый, әмма ел саен бирелә торган 3-4 миллион сум акча тарихи хәтерне барлау һәм теркәү өчен ышанычлы нигез була.

Сугыштан кайтмаганнарның Хәтер китабына материаллар туплау төрле архивларда – хәрби комиссариатлар, авыл Советлары, ветераннар һәм эзләнү оешмалары архивларында сакланган документлар, моннан тыш гаиләләрдә сакланган мәгълүматлар нигезендә оештырыла. Ләкин монда мәгълүматның җитәрлек булмавы ачыклана. Җирле газетларга, КГБ архивына мөрәҗәгать итү тагын күпмедер мәгълүмат өстәсә дә, китап өчен бу материалның җитәрлек булмавы ачыклана.

Бу вакытка Мәскәүдә Оборона министрлыгы тарафыннан Бөтенсоюз документлар һәм архив хезмәте фәнни-тикшеренү институты ачыла. Оешма сугыштан кайтмаганнар турында барлык документларны үзендә туплый. Бу оешмадан без сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалган якташларыбыз турында документларның күчермәләрен ала башладык. Кызганычка каршы, әлеге документларда хата-төгәлсезлекләр, ялгыш язылулар күп очрый, аңлашылганча, бигрәк тә татар исем-фимилияләренә кагыла. Бу материал белән инде эшне башлап була, штатлы хезмәткәрләрдән тыш, эшче төркем җитәкчесе үз янына студентлар һәм өлкән сыйныф укучыларыннан торган эзләнүчеләрдән ярдәм өчен актив төркем туплый.

Редакциягә эшкә сәләтле, грамоталы, иҗади, үз эшләренә зур җаваплылык белән карый торган коллектив килә. Коллективны партия өлкә комитетының лекторлар төркеме әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Анатолий Иванов, эшче төркемне инде ул чакта ук республикада билгеле журналист, тәҗрибәле эзләнүче Михаил Черепанов җитәкли. Әдәби эшне тагын бер оста журналист һәм архивчы, тарих фәннәре кандидаты Фәндилә Хәбибуллина үз өстенә ала. Коллективка Валентина Липатникова, Ирина Павлова, Алевтина Николаева, Рамил Бикмуллин, Эльза Зарипова, Алевтина Некрасова, Нәфисә Габдрахманова, Виктория Савельева кебек тырыш һәм фидакарь хезмәткәрләр өстәлә, соңрак аларга Галина Чегаева, апалы-сеңелле Энҗе һәм Резеда Хуҗиналар, Гөлназ Әхмәтгалиева, Кадрия Баталова, Алинә Карабашева, Рәмилә Мансуровалар да кушыла.

Сугыштан әйләнеп кайтмаган меңләгән якташларыбызның язмышын ачыклау буенча зур эш башлана. Инде әйтеп үтелгән күпләгән архив материалларыннан тыш, башка өлкәләрдә нәшер ителгән Хәтер Китаплары да җентекләп тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәсендә сугышчының Татарстанда туган яки сугышка алынганы ачыкланса, аның исеме тиешле район буенча мәгълүматлар базасына кертелә.

Районнар буенча исемлекләр иң беренче чиратта мобилизацияләнү урыны нигезендә төзелә – чөнки сугышка чакырылу яшәү урыннары буенча барган. Әгәр бу мәгълүмат булмаса, туу урыны исәпкә алына. Шулай итеп, Хәтер Китабына сугыштан төрле сәбәпләр аркасында кайтмаган – һәлак булган, хәбәрсез югалган, яралар яки авырулардан, яисә әсирлектә үлгән солдат һәм матросларның, сержант һәм старшиналарның, офицерларның, генерал һәм адмиралларның исемнәре кертелә. Моннан тыш, ополчение, партизан отрядлары әгъзаларының, ирекле ялланган хезмәткәрләрнең дә исемнәре бирелә. Һәр сугышчы турында түбәндәге мәгълүмат китерелә: фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, туган урыны, мобилизацияләгән хәрби комиссариат, хәрби дәрәҗәсе, юкка чыгу сәбәбе һәм вакыты, җирләнү урыны.

Эшне башлаганда Татарстаннан сугышка 145 меңләп сугышчы чакырылып, аларның 87 меңе әйләнеп кайтмаган саналса, Хәтер Китабы өчен исемлекләр төзү барышында бу саннарның чынбарлыктан нык ерак икәнлеге ачыклана. 1993 елларга, республика буенча бердәм электрон база булдырганнан соң, югалтулар санының 350 мең тирәсе булуы ачыклана, сугышта катнашкан якташларыбызның саны 700 мең булуы билгеле була, шуларның 560 меңе Бөек Ватан сугышы елларында фронтка җибәрелә, 140 меңе сроклы хезмәттә булып, армия сафларында килеш фронтларга эләгә.

Шушы бердәм электрон база нигезендә Татарстанның 27 томлык «Хәтер» китабы нәшер ителә. Бу эш бүгенгәчә дәвам итә, якташларыбызның һәлак булуы, кайда күмелүләре турында, мәсәлән, соңгы вакытта әсирлектә үлүчеләр турында, яңа мәгълүмат табыла, һәм алар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына атап әзерләнгән 28 нче томда чагылыш таптылар.

1999 елда ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә редакциягә яңа зур эш – Татарстан Республикасының сәяси репрессия корбаннары Хәтер Китабын төзү бурычы йөкләнде. Моның өчен безгә ТР Прокуратурасы, Россия Федераль дәүләт куркынычсызлыгының ТР буенча идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы архивларында бик зур эзләнү эшләре алып барырга туры килде. Без бу архивларда сакланган репрессиягә дучар ителеп, соңыннан реабилитацияләнгән гражданнарның эшләрен тикшереп, кирәкле белешмәләрне компьютерга керттек, шулай итеп ТР репрессия корбаннарының электрон базасын булдырдык, параллель рәвештә сәяси репрессия корбаннары Хәтер Китабын нәшер итәргә керештек. 2000 елда бу китапның беренче томы дөнья күрде, бүгенге көндә инде 28 том басылып чыкты. Бу Китапта сәяси җинаятьләр өчен җаваплылыкка тартылган 51 меңнән артык якташыбызның, административ рәвештә репрессияләнгән, ягъни раскулачивать ителгән, сөргенгә җибәрелгән 15 меңнән артык гаилә әгъзаларының (аларның саны 200 меңнән артык) исеме мәңгеләштерелгән, бу эш әле дә дәвам итә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы архивларында сакланган шәхси карточкаларны өйрәнеп, редакция хезмәткәрләре административ рәвештә репрессияләнгән 4 меңнән артык гаилә турында мәгълүмат таптылар. Эчке эшләр министрлыгының реабилитация бүлегенә мөрәҗәгать итеп, аларны  реабилитацияләүгә ирештеләр.

Милли архивның административ репрессияләр буенча фондларын өйрәнеп, тагын 1 мең ярым гаиләнең исеме торгызылды.

Бөек Җиңүнең 60 еллыгын каршылаган көннәрдә без яңа зур эшкә – «Алар илгә Җиңү алып кайтты» Республика Хәтер Китабын нәшер итүгә керештек. Бу китап Бөек Ватан кырларында сугышып, Җиңү яулап, илгә әйләнеп кайткан якташларыбызның исемлеге. Бүгенге көнгә бу проект буенча 49 том дөнья күрде, әлеге томнарда 220 меңнән артык Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның исеме мәңгеләштерелде, һәм бу эш бүген дә дәвам итә.

Шуны әйтеп үтәргә кирәк: соңгы вакытта Оборона министрлыгы тарафыннан ачылган сайтларда яңадан-яңа документларның куелуы белән, сугышчылар турында күбрәк мәгълүмат табу мөмкинлеге барлыкка килде. Әлеге документларны тәфсилләп өйрәнеп, без һәр сугышчы турында Китапта максималь белешмә бирергә тырышабыз.

Бөек Ватан сугышындагы җиңү турында сөйләгәндә, аны фронттагы батырлыклар белән генә күрсәтү, аның нигезен бары фронт кына бирде дип аңлату берничек тә дөрес булмас иде. Бу җиңү тылда фидакарь хезмәт куеп, көнне төнгә ялгап ачлы-туклы эшләп, фронтны корал, азык-төлек, кием белән тәэмин иткән тыл хезмәтчәннәренең дә казанышы ул.

«Татарстан Республикасының тыл геройлары» дип аталган проект 2015 елда арабыздан киткән безнең беренче җитәкчебез, тарих фәннәре докторы Анатолий Александрович Ивановның идеясе һәм соңгы хезмәте иде. «Тылда хезмәтләре белән җиңүне якынайткан барлык якташларыбызның исемнәрен атау гына Бөек Ватан сугышы тарихын тулы итә», – дип кабатларга ярата иде ул.

Аның тәкъдиме буенча 2013 елда «Татарстан Республикасының тыл геройлары» китабын нәшер итү турында ТР хөкүмәте карары кабул ителде. Редакция муниципаль берәмлекләрдә махсус комиссияләр төзеп, район буенча исемлекләр төзүне шул комиссияләргә йөкләү турында тәкъдим белән чыкты. Бу исемлекләргә Бөек Ватан сугышы чорында муниципаль берәмлекләр территорияләрендә 6 айдан да ким эшләмәгән һәрбер кешенең исеме кертелергә тиеш иде.

Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән елны бу проектның кереш томын тәкъбир иттек. Бүгенге көндә 8 том нәшер ителгән, бу томнарда 58 меңнән артык якташыбызның исеме мәңгеләштерелгән.

2019 елда, Әфганстан Республикасы территориясенә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын кертүнең 40 еллыгына һәм аның чыгарылуының 30 еллыгына багышлап, редакция тарафыннан «Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераннарының Хәтер Китабы (1979-1989)» биографик сүзлеге нәшер ителде. Китап ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов боерыгы буенча төрле оешмалар катнашында әзерләнде. Бу Китапка күрсәтелгән елларда Әфганстан территориясендә сугышчан бурычларын үтәгән 11,5 мең якташыбызның (аларның 296 сы сугыш хәрәкәтләре вакытында һәлак булган яисә яралардан үлгән) исеме кертелде.

Безнең барлык китапларыбыз республикабызның ике дәүләт телендә чыгарыла, һәрбер кеше турында белешмә параллель рәвештә рус һәм татар телләрендә бирелә. Аерым ассызыклап шуны да әйтергә кирәк: бөтен элекке Совет иле территориясендә бары безнең Татарстанда гына Хәтер Китаплары ике телдә нәшер ителде.

Безнең редакциянең эше, хезмәте илебезнең иң яңа тарихын чагылдыручы, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә гамәли өлеш керткән зур чыганак. Редакция тарафыннан әзерләнеп нәшер ителгән «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941- 1945)», «Татарстан ‑ Сталинграду», «Социалистик хезмәт Геройлары», «Дан орденының тулы кавалерлары», «Оныклар каһарман бабалары турында», Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәтне ликвидацияләүдә катнашучыларның Хәтер Китабы (әлеге басмада 4 мең тирәсе исем аталган), «Татарстанның сугышчан канатлары» һ.б. басмалар нәкъ менә шушы максатка юнәлдерелгәннәр.

Безнең хезмәтнең дәүләткүләм әһәмиятен тирән аңлап, республика җитәкчелеге – беренче һәм хәзерге Президентларыбыз, Дәүләт Советы, республика хөкүмәте редакциягә һәрьяклап булышлык күрсәтеп килде һәм килә. Кирәкле норматив документлар үз вакытында кабул ителә, редакция инде чирек гасырдан артык бюджеттан тотрыклы финанслау ала. Безнең эшебездә һәрвакыт төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары, сугыш һәм хезмәт ветераннары, хәрби комиссариатлар, прокуратура һәм дәүләт иминлеге хезмәткәрләре, эчке эшләр, халыкны социаль тәэмин итү, яшьләр эзләнү оешмалары катнашып, ярдәм итеп тордылар һәм торалар. Татарстан халкының тарихи хәтерен мәңгеләштерүгә керткән өлешләре өчен без аларга ихлас рәхмәтлебез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International