Җиңү көне белән!

2022 елның 7 мае, шимбә

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары!

Сезне чын күңелдән Җиңү көне белән котларга рөхсәт итегез. Җиңү көне – берүк вакытта шатлык та, йөрәкләрне телгәләгән югалту-сагыш яшьләре дә, һәр гаилә кадерләп саклаган хәтер-хатирә дә ул. Безне берләштергән һәм сынаулар алдында көчле рух сакларга ярдәм иткән бөек көч.

Бөек Ватан сугышында яуланган Җиңү илебез халкыннан югары дәрәҗәдә рухи һәм физик киеренкелек, ә сездән фронтта тиңдәшсез батырлыклар һәм тылда зур фидакарьлек таләп итә.

Әлеге канкойгыч сугышта Җиңүнең нинди корбаннар бәрабәренә яуланганын истә тоту, һәлак булганнар истәлеген кадерләп саклау һәм исән ветераннарыбызга кадер-хөрмәт күрсәтү – безнең изге бурычыбыз. Бүгенге тормышыбыз, аяз күгебез һәм һәр ел каршы алган Җиңү мае өчен чын йөрәктән олы рәхмәтебез сезгә! Сезнең батырлыгыгыз мәңгелек! Киләчәк буыннар да моны онытмас һәм йөрәкләрендә кадерләп сакларлар. 

Сәламәтлек, тыныч тормыш һәм озын гомер теләп,

“Хәтер Китабы” редакциясе баш мөхәррире

Р.М. Вәлиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International