«Память-Хәтер» китабының 28 томы дөнья күрде

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

 «Память-Хәтер» китабының 28-өстәмә томы дөнья күрде. Бу китапта сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, әсирлектә яки яралардан үлгән Татарстан уллары һәм кызларының өстәмә исемлеге бирелгән. Бу томга төрле сәбәпләр аркасында исемнәре "Хәтер" китабының алдагы 27 томына керми калган, яисә хәбәрсез югалган саналып, эзләнүләр нәтиҗәсендә һәлак булган һәм күмелгән урыны ачыкланган 5324 сугышчының фамилиясе кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International