23 декабрь – Бөек Ватан сугышы тарихында истәлекле хәрби дата. Моннан 80 ел диярлек элек, 1943 елның 23 декабрендә Днепр өчен сугыш, шуның белән Убъяк Украинаны гитлерчы оккупантлардан азат итү тәмамалана. Бу сугыш барышында совет гаскәрләре массакүләм батырлык күрсәтә, 2438 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Бу каһарманнар арасында безнең якташларыбыз да дистәләгән. Батырлырча көрәшеп Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән бу каһарманнарнарны тагын бер кат хөрмәт белән искә алыйк бүген!