Хөрмәтле татарстанлылар!

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

18 гыйнварда, моннан 80 ел элек, Бөек Ватан сугышы тарихында истәлекле вакыйга була ‒ Ленинград чолганышы өзелә. Әлеге операция нәтиҗәсендә коры җир буенча шәһәргә керү өчен коридор ачыла, тиз арада анда тимер юл тергезелә. Ел ярымга сузылган блокададан соң 1943 елның 7 февралендә Ленинградка «Зур җир»дән беренче поезд килеп, халыкны ач үлемнән йолып калырга мөмкинлек бирә. Искиткеч фидакарьлекләре барәбәренә Ленинградны гитлерчыларга бирмәгән шәһәр халкы һәм аны яклаучыларны тагын бер кат хөрмәт белән искә алыйк бүген.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International