Моннан 78 ел элек нәкъ менә шушы көндә – 1945 елның 27 гыйнварында, Бөек Ватан сугышы тарихында мөһим вакыйга булды: Кызыл Армия әсирлектә газап чиккән Освенцим концлагере тоткыннарын азат итте. Сугыш елларында анда 1 миллионнан артык кеше корбан булган. Фашистлар җәберләгән ватандашларыбызның якты истәлеген хөрмәт итик, алар арасында безнең якташларыбыз да бар иде.