Хөрмәтле татарстанлылар!

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елда Редакция «Алар илгә Җиңү алып кайтты» сериясеннән өстәмә том әзерләргә һәм бастырырга җыена. Шуңа бәйле рәвештә, хәзерге вакытта ТАССРда туган, яшәгән, теге яки бу сәбәпләр аркасында сериянең төп томнарына кертелмәгән Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүматлар җыела. Туганнары безнең китапларда мәңгеләштерелмәгән кешеләрдән Редакциягә Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнарының шәхси мәгълүматларын бирүне үтенәбез. Сезнең туганнарыгыз сериянең төп томнарына кертелгәнме, юкмы икәнен ачыклау өчен: 1) Редакциягә турыдан-туры мөрәҗәгать итегез (тел.: (843) 238-64-66; e-mail: kp-rt@mail.ru); 2) kniga.tatarstan.ru сайтында «Алар илгә Җиңү алып кайтты» сериясендәге мәгълүматларны мөстәкыйль тикшерегез (сайтның төп битендә, Эшчәнлек → Безнең басмалар → «Алар илгә Җиңү алып кайтты» Хәтер Китабы, шуннан соң сезгә кирәкле томны сайлагыз). Бу китапларда Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемлеге хәрби хезмәткәрнең туган яки яшәү урыны принцибы буенча бастырылган, һәм һәр китап эчендә исемлекләр алфавит тәртибендә бирелгән (ягъни, мәсәлән, сезнең туганыгыз Петров Семен Михайлович Норлат районында туган яки яшәгән булса, сез Норлат районы томында алфавит тәртибендә мәгълүматларны эзләргә тиеш буласыз).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International