19 апрель, Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан совет халкына геноцид истәлегенә Бердәм гамәлләр көне буларак тарихка керде. Белгечләр әйтүенчә, Бөек Ватан сугышы елларында 16 миллионнан артык тыныч халыкның фашистлар кулыннан гомере өзелә. Фашистлар кулыннан гомерләре кыскартылган ватандашларыбызның истәлеген хөрмәт итик!