Бүген, 31 май, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның шәхси катнашуы белән Ямашев проспектындагы Химиклар Мәдәният Сараенда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының филиалы ачылды. Безнең редакция исеменнән бу мөһим чарада баш редактор урынбасары Алинә Шамил кызы Карабашева катнашты. Фонд эшчәнлегенең төп бурычы – Махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү.