Хөрмәтле татарстанлылар!

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне, тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Моннан 82 ел элек, 1941 елның 22 июнендә канкойгыч һәм коточкыч Бөек Ватан сугышы башлана. Бу сугыш һәр өйгә, һәр гаиләгә кагылды, чөнки анда һәр совет гаиләсе диярлек якын кешесен югалтты. Без бу датаны моңсуланып искә алабыз. Хәтерләрбез, мәңге онытмабыз, онытырга хакыбыз юк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International