22 июнь көне, һичшиксез, бөтен кешелек өчен иң "кара" һәм авыр даталарның берсе. Безнең илдә бу көн, Бөек Ватан сугышы башланган көне, рәсми рәвештә Хәтер һәм кайгы көне дип санала. Берничә миллион ватандашларыбызга алдагы дүрт елда сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булырга яки зыян күрергә насыйп булган. Дуслар, фронтларда һәм тылда халкыбыз азатлыгы хакына батырларча көрәшкән якташларыбызны искә алыйк!