22 июнь илебез тарихында иң куркыныч көннәрнең берсе. Соңыннан Хәтер һәм кайгы көне дип аталган бу көн дүрт еллык канкойгыч сугышның башлангыч ноктасы булган. Берничә миллион ватандашларыбыз бу коточкыч вакытта һәлак булганнар. Якты киләчәгебез өчен гомерләрен биргән бабаларыбызны бергәләп искә алыйк.