Зур бәйрәм – Бөек Җиңү көне уңаеннан котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары!

Хөрмәтле татарстанлылар!

Зур бәйрәм – Бөек Җиңү көне уңаеннан котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!

Бу бәйрәм, халкыбызның героизмы һәм батырлыгы, ныклыгы һәм какшамас рухы символы буларак, һәрберебез өчен дә кадерле. Без Ватаныбыз бәйсезлеген саклап калган һәм дөньяны фашизмнан азат иткән ата-бабаларыбызның бөек каһарманлыгы белән горурланабыз.

Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр солдатның исеме алтын хәрефләр белән Россия тарихына, кешелек тарихына язылган. Вакытлар үтү белән совет халкының бу батырлыгы җуелмый, ә бәлки, дәһшәтле сугыш еллары ерагайган саен, аның мәгънәсе тирәнрәк ачыла гына бара.

Безнең бурыч – Җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә яуланганын хәтердә саклау, һәлак булганнарны искә алу һәм ветераннарыбызга кайгыртучанлык күрсәтү. Өлкән буын яулаган бу Җиңү бүген дә безне яңа батырлыкларга илһамландыра, рухыбызны ныгыта, авырлыкларны җиңеп, алга барырга ярдәм итә.

Кадерле ветераннар, тыныч тормыш бүләк иткән өчен, илебезнең азатлыгын һәм мөстәкыйльлеген саклап калган өчен, сезнең алда баш иябез!

Барыгызга да нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет, имин тормыш телибез. Күкләребез һәрвакыт аяз булсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International