"Алар илгә Җиңү алып кайтты" китабының чираттагы томы дөнья күрде. Әлеге китапта Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәгән, Икенче бөтендөнья сугышы фронтларын кичеп, илгә Җиңү алып кайткан 3719 сугышчы турында мәгълүмат тупланган. Бу 4 нче томда фамилияләре "С" - "Я" хәрефләренә башланган, шулай ук алдагы өч томга керми калган сугышчылар исемлеге китерелә.