«Хәтер» китабы (28 томлык)

Бу күп томлы китапта Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган, яралардан яисә әсирлектә үлгән, хәбәрсез югалган солдат һәм офицерларның тулы исемлеге бәян ителә. Алар Татарстан җирендә туганнар, яисә армия сафларына республика хәрби комиссариатлары тарафыннан чакырылганнар.

Исемлекләрне төзүдә төрле чыганаклар файдаланылды. Бу – Оборона министрлыгының Үзәк архивында, Хәрби медицина, Үзәк Дәүләт архивларында сакланган белешмәләр, республика район хәрби комиссариатларында тупланган картотекалар, төрле өлкәләрдә, шәһәрләрдә, районнарда басылып чыккан Хәтер китапларында урын алган безнең якташларыбыз турындагы мәгълүматлар, һ.б. Шулай ук Интернет челтәреннән, аерым алганда, http://www.obd-memorial.ru  һәм http://www.soldat.ru сайтларында китерелгән, эзләнү экспедицияләре әгъзалары тарафыннан сугышлар барган урыннарда һәм Бердәмлек илләренең төрле районнарындагы хәрби комиссариатларда табылган мәгълүмат кулланылды. Германия җирендә һәлак булган һәм анда күмелгән сугышчылар турындагы белешмәләрнең шактый өлеше Федераль иминият хезмәтенең ТР буенча идарә архивыннан һәм Кызыл Хаҗ җәмгыятенең эзләү идарәсе аша немец эзләнү оешмаларыннан алынды. Тупланган информация «Хәтер Китабы» редакциясендә эшкәртелде.

Сугышчыларның исемлеге рус һәм татар телләрендә алфавит тәртибендә бирелә. Һәрбер һәлак булган сугышчы турындагы мәгълүмат мондый эзлеклелектә китерелә: аның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, туган урыны, хәрби хезмәткә чакырылган урыны, хәрби дәрәҗәсе, хәрби частьнең, яисә госпитальнең, медсанбатның номеры (хәрби хезмәт урыны), һәлак булган вакыты һәм җирләнгән урыны.

 

«Хәтер» китабы, басылып чыккан томнар

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International