Татарстан Республикасы сәяси һәм административ репрессия корбаннарының Хәтер Китабы (28 томлык)

Китапның унсигез томында Татарстанда туган, яшәгән һәм 1917-1987 елларда хакимияткә каршы төрле гамәлләр эшләүдә нахакка гаепләнгән һәм хөкемгә тартылган гражданнарның исемлеге китерелә.

Китаптагы белешмәләр Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе (Дәүләт иминлеге комитеты), ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы архивлары, Татарстан Республикасы архивлары, Россия Федерациясе Дәүләт архивы һәм элеккеге СССРның башка төбәкләре (Түбән Новгород, Пермь, Свердловск өлк. һ.б.) архивларында сакланган документларга нигезләнеп бирелде. ТР Прокуратурасының мәгълүмат банкында, элеккеге СССРдагы сәяси репрессия корбаннарының халыкара «Мемориал» җәмгыяте инициативасы буенча төзелгән Бердәм электрон банкында тупланган мәгълүматлар файдаланылды.

Редакция коллегиясе сәяси репрессия корбаннары исемлегенә РСФСР Җинаять кодексының 58 (яисә башка союздаш республикаларның тиңдәш) маддәләре буенча гаепләү белдерелгән Татарстанда туган яисә яшәгән барлык гражданнарны кертү кирәк дип тапты.

Исемлекләр алфавит тәртибендә бирелде.

Унтугызынчы томнан башлап китапта 1920-1930 нчы елларда җирле хакимият органнары карарлары нигезендә административ тәртиптә сәяси репрессияләргә тартылган Татарстан гражданнары исемлеге китерелә.

Китаптагы белешмәләр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Мәгълүматлар үзәгенең реабилитацияләү бүлеге туплаган архив материаллары һәм бу министрлык архивларында сакланган шәхси карточкалар нигезендә бирелә.

Редакция коллегиясе исемлекне районлап бирүне, ә районнарны рус телендәге исемнәре буенча алфавит тәртибендә тезүне урынлы дип тапты.

Исемлекләр гаилә башлыкларының фамилияләре буенча алфавит тәртибендә тәкъдим ителә.

 

Татарстан Республикасы Сәяси репрессия корбаннарының Хәтер Китабы (басылып чыккан томнар)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International