Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945)

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ, 1941-1945 елларда совет халкының фашистлар Германиясенә һәм аның союздашларына (Венгрия, Италия, Румыния, Финдляндия һ.б.) каршы азатлык сугышы, Икенче бөтендөнья сугышының иң әһәмиятле өлеше.

Сугыш вакытында ТАССР Кызыл Армияне тәэмин итүче төп базаларның берсенә әверелә. Сугыш барган тарафлардан республикага 70 тән артык завод-фабрика күчерелә: С.П.Горбунов исем. Мәскәү авиация заводы, 2 нче Мәскәү сәгать заводы, Гомель кондитер комбинаты, Мәскәү һәм Воронеж машина төзелеше заводлары, Балашиха кою-механика заводы, Мәскәү һәм Гомель аяк киеме тегү фабрикалары, Шостка кинотасма һәм Ленинград фото кәгазьләре эшләү фабрикалары, Киев теш дәвалау бораулары заводы, Бежецк автомобиль гаражлары җиһазлары заводы, Кунцево һәм Одесса күн эшләнмәләр заводлары һ.б. төр предприятиеләр. Аларның күпчелеге Казанда урнаша. Казанга СССР Фәннәр Академиясе Президиумы һәм академиягә караган 33 фәнни институт, СССР Дәүләт банкы, СССР Финанс халык комисариаты һ.б. үзәк оешмалар эвакуацияләнә. Шулай ук Алабуга, Чистай һәм республиканың башка шәһәрләре һәм районнарына да кайбер җитештерү предприятиеләре һәм аерым оешмалар күчерелә. Татарстанга 226 мең кеше, шул исәптән 15 мең ятим бала эвакуацияләнә. Республикада 50 дән артык эвакогоспиталь оештырыла, аларда 334 мең яралы сугышчы дәвалана, шуларның 207 меңе дәваланып кире сафка баса.

Сугыш башланган көннән республиканың барлык предприятиеләре оборона өчен кирәкле әйберләр җитештерүгә җайлаштырыла. Кинотасмалар җитештерү фабрикасы самолеттан фотога төшерергә яраклы тасмалар чыгаруны үзләштерә; автомобиль гаражлары өчен җиһаз җитештергән, язу машиналары чыгарган, ясалма күн җитештергән һ.б. заводлар миналар, гранаталар һ.б. төр корал җитештерүгә күчерелә. Мех комбинаты җылы комбинезоннар, бүрек, тун, мехлы аяк киемнәре (унтылар), башка фабрикалар хәрби кием, маскировка халатлары, парашютлар тегәләр. «Спартак» аяк-киеме комбинаты армияне аяк-киемнәре белән тәэмин итеп тора. Сугышка кадәр ул тәүлегенә 8 мең пар аяк-киеме чыгарса, сугышның беренче елында миллион кызылармиячене аяк киемле итә. Җирле сәнәгать предприятиеләрендә парашютлар, формалы киемнәр, маскировка халатлары һәм башка эшләнмәләр тегелә. Сугышның беренче дүрт аенда гына да республиканың җиңел сәнәгать предприятиеләре фронтка 2 млн. тирәсе формалы кием, 265 мең плащ-палатка, 1500 мең пар аяк киеме, 390 мең патрон сумкасы озата. Татарстаннан фронтка 11 меңнән артыграк У-2 (По-2) самолеты төзеп озатыла, уникаль Пе-2 һәм Пе-8 бомбардировщиклары, операцияләр өчен кетгут җепләр эшләнә. Республикада барлыгы 600 дән артыграк исемдә корал, сугыш кирәк-яраклары, кием-салым һ.б. җитештерелә. Сугыш елларында Татарстанда 22 яңа предприятие сафка бастырыла, шул исәптән Казанда резина-техник эшләнмәләр, техник май җитештерү, механика, төзәтү-подшипник җитештерү заводлары, Алабуга, Бөгелмә, Мамадыш, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләрендә ит комбинатлары, җеп эрләү, күн итек тегү, киез итек басу фабрикалары, консерв заводы, электр станциясе һ.б. эшли башлый. Яңа төр сәнәгать тармагы ачыла – 1943 елдан Бөгелмә төбәгендә нефть чыгарыла башлый. Татарстан эшчеләренең, инженер һәм техникларының сугыш елларындагы фидакарь эшчәнлеге СССР хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнә - 4200 кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.

Республикада авыл хуҗалыгы тармагында бик авыр шартлар туа: авылларда ир-ат, бигрәк тә механизаторлар калмый диярлек, автомашиналарның, тракторларның саллы өлеше мобилизацияләнә. Дистәләгән мең эш атлары фронтка озатыла. Шул сәбәпле чәчүлек җирләре 1 млн. гектардан артыгракка кими, шул исәптән бодай басулары мәйданы 2,5 тапкырга кыскара. 1942-1945 елларда иген уңышы 2,5 мәртәбә кими. Мал азыгы тиешле күләмдә җитештерелмәү сәбәпле, дуңгызлар саны 2,5, атлар 2 мәртәбәгә киметелә. Шуңа да карамастан, Татарстан игенчеләре бу елларда дәүләткә 131 млн. пот ашлык, 39 млн пот бәрәңге һәм яшелчә, 56 млн. пот ит, 200 млн. л. сөт, 500 мең поттан артыграк йон һәм дистәләгән мең пот май, бал, дуңгыз мае, 11 млн. пот печән һ.б. тапшыралар.

Республика хезмәт ияләре яу кырындагыларга даими рәвештә һәр төр ярдәм оештыралар. Сугыш башланып бер ай үткәч, мәскәүлеләр Оборона фондын оештыру тәкъдиме белән чыгалар. Татарстан халкы да бу башлангычны хуплый. 1941 елның ахырына кешеләрнең өстәмә эш вакытында эшләп алган акчасы яки тапшырган кыйммәтле әйберләре исәбенә бу фондка 16 млн. сумнан артыграк акча, 26 кг чамасы көмеш һәм 796 г алтын эшләнмәләр җыела. 1943 ел ахырына гомуми сумма 51 млн сумга җитә.

Республика Калинин фронтын шефлыкка ала. 146, 334, 352, 33 укчылар дивизиясенә, 202 авиадивизиягә, 930 җиңел бомбага тоту авиаполкына, 145 аерым саперлар батальонына һәм башка хәрби частьларга ярдәмнәрен күрсәтеп торалар. Шефлыкның киң таралган формасы булып сугышчыларга бәйрәм бүләкләре, коллектив тарафыннан һәм шәхси посылкалар туплап җибәрү тора. Республика халкы сугышчыларга җылы киемнәр туплауда да актив катнаша. 1941-1942 елларда фронтка 23 мең кыска тун, 54 мең пар киез итек, 59 мең сырган чалбар белән сырма, 106 мең пар эчке җылы кием, күп санда бәйләнгән оекбаш, бияләй һ.б. әйберләр озатыла. Сугыш дәвамында барлыгы 10 млн. берәмлек җылы кием җыеп җибәрелә. Сугыш башланган беренче айлардан ук фронтка хәрби техника төзү өчен акча туплау хәрәкәте җәелдерелә. Казан тимер юлчылары үз исәпләренә «Кызыл Татарстан», «Чапаев», «Куйбышев» исемендәге бронялы поездлар төзиләр, аларның экипажларын да үзләре туплап фронтка озаталар. Яшел Үзән шәһәре хезмәт ияләре үз исәпләренә броняланган 2 кораб төзиләр һәм аларны коралландыралар. Республика халкыннан җыелган акча исәбенә «Кызыл Татарстан», «Татарстан колхозчысы» танк колонналары һәм Урта Дон бомбардировщиклар авиация дивизиясе өчен берничә эскадрилья туплап җибәрелә. Сугыш елларында хәрби техника һәм корал җитештерү өчен республика халкыннан җыелган акча 380 млн. сум тәшкил итә. Моннан тыш, заемга язылу рәвешендә тупланган акча 1 млрд. 576 мең сум була. 1943 елдан башлап барлык сәнәгать-җитештерү оешмаларының планнан арттырып эшләнгән продукциясе баш командующий фондына күчерелү хәрәкәте җәелдерелә. Ул хәрәкәтне Татарстан хезмәт ияләре дә хуплыйлар. 1944 елның 1 гыйнварына республика сәнәгать оешмалары, 104 млн. сумлык өстәмә продукция җитештереп, шул фондка тапшыралар. Республика колхозчылары да бу хәрәкәттән читтә калмый. Мәсәлән, 1944 елның февраленә Кайбыч районы хуҗалыклары Кызыл Армия фондына 1 млн. 300 мең сум акча кертәләр. Республика авыл хуҗалыгы оешмалары фондка дип меңләгән пот ашлык, бәрәңге, ит-май һ.б., шул исәптән 62 млн. сум акчалата кертем бирәләр.

Яу кырында сугышчыларга шәхси ярдәм итүнең бер төре почта аша башкарыла. 1942 елны каршылау алдыннан хәрәкәттәге армия сугышчыларына атап 500 мең сумлык посылка, 1942-1944 еллар дәвамында 10 млн. 600 мең сумлык күчтәнәч-посылкалар җибәрелә. Республиканың шундый күчтәнәчләр җибәрүне оештыручы комиссиясе исеменә халыктан 38,2 млн сум акча керә. 1943-1944 елларда сугышчылар гаиләсенә ярдәм итү фонды да эшли, ул фондта 13 млн. сум акча, азык-төлек һәм кием-салым туплана. Яу кырында сугышучы якташларның рухын күтәрү максатында күмәкләп хатлар язышу җайга салына. Фронттагы якташлар исеменә аерым сәнәгать предприятиеләре, оешмалар, колхозчылардан күмәк хатлар җибәрелә, аерым гаскәри берәмлекләр белән ул коллективлар арасында шулай дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырыла. Бөтен республика халкы исеменнән язылган «Фронтовик татарларга хат» (1942) үзәк матбугатта һәм барлык фронт газеталарында басылып чыга. Якташ сугышчыларның «Татар халкына җавап хаты»да татар һәм рус телләрендә чыгучы вакытлы матбугат битләрендә урын ала (1943, март), 1944 елда аерым брошюра рәвешендә дөнья күрә.

Татарстанда сугышның беренче көннәреннән үк хәрби әзерлек эшенә зур игътибар бирелә. Оборона дәүләт комитетының 1941 елның 16 июль карарын үтәп, гаскәри резервларны укыту-өйрәтү өчен Гомуми укыту курслары оештырыла, ОСОАВИАХИМ эшчәнлеге җанландырыла. 1941-1945 елларда Гомуми укыту курсларында 186 мең кеше, ОСОАВИАХИМда 163655 кеше укчы-сугышчы һ.б. төр хәрби һөнәргә өйрәнеп чыга; 1,9 млн. кеше хәрби һава һәм химик һөҗүмгә каршы тору серләрен үзләштерә. Кызыл Хач һәм Кызыл Ярым ай җәмгыятьләре 6590 кешене шәфкать туташлары һәм санитария инструкторлары булырга укыта, 943 мең кеше санитарлык оборонасына әзерлек («Готов к санитарной обороне», «Будь готов к санитарной обороне») программаларын үти. Республика физкультура оешмаларында 250 мең кеше кул сугышы осталыгына, йөзүче һәм чаңгычы булырга өйрәнә. Зурлардан алып мәктәп балаларына чаклы һәркем диярлек шушындый әзерлек укуларына җәлеп ителә. Татарстаннан Кызыл Армия сафларына 560 меңнән артыграк кеше мобилизацияләнә. Тылда дошман һөҗүменнән саклану корылмалары төзелешендә тагын 100 меңнән артыграк кеше катнаша.

Казанны саклау корылмалары төзелешенә 37 район һәм шәһәрдән 282,5 мең кеше җәлеп ителә. Казан үзе генә 83,5 мең кеше мобилизацияләргә тиеш була. Мобилизация эшләре, беренче чиратта, территориясеннән саклану чиге узган районнарда алып барыла. Бу – Олы Тархан, Апас, Кайбыч, Буа, Тәтеш районнары. Казан обводы корылмасын төзү эшләре 1942 елның январендә тәмамлана. Корылманың озынлыгы 331 км була.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанда берничә хәрби дивизия һәм бригада оештырылып яу кырына озатыла: 334 Витебск укчылар дивизиясе, 18 Казан укчылар дивизиясе, 86 укчылар дивизиясе, 120 (69) Звенигород исемендәге гвардия укчылары дивизиясе, 352 Орша исемендәге укчылар дивизиясе, Остров исемендәге укчылар дивизиясе, 147 укчылар дивизиясе, 91 Фастов исемендәге аерым танк бригадасы, 202 Урта Дон бомбага тоту авиациясе дивизиясе. Язмышлары Татарстан белән бәйле бер төркем хәрбиләрнең сугыш алып бару таланты Бөек Ватан сугышы чорында ачыла һәм югары бәяләнә. Генераллар А.О.Ахманов, Ф.Г.Булатов, В.Г.Бурков, В.Н.Гордов, А.Ф.Казанкин, А.В.Кирсанов, И.Н.Конев, З.Й.Котлин, Г.Б.Сафиуллин, Я.Җ.Чанышев һ.б. Татарстанда туганнар.

Якташларыбыз партизаннар хәрәкәтендә дә катнаша. Вакытлыча яулап алынган төбәкләрдә дошманга каршы кыю сугышучылар арасында И.Заикин, И.К.Кабушкин, З.Ш.Нури (Белоруссиядә), Н.А.Барышев, К.Галләмов, Т.Гайнанов (Кырымда), Г.С.Әмиров, А.Ш.Бикбаев, Б.Х.Кадыйрмәтов, Х. Садров (Смоленск өлкәсендә) һ.б. була. Франция Каршылык хәрәкәтендә дә күп кенә якташларыбыз катнаша: Р.Боков, М.Ф.Гайсин, В.П.Игнатьев, З.К.Камалов, Р.Н.Рылова, Ә.Г.Үтәшев, З.Шәмигулов һ.б. Казанда югары юридик белем алган Даян Мурзин Чехословакиядә партизаннарның интернациональ бригадасы командиры була. Бу бригада составында якташларыбыз Н.В.Сметанин (комиссары), К.Әминов, К.Батуллин, Ш.Бикбулатов, Б.Г.Мәдъяров, М.Н.Мифтахов, А.Г.Мостафин, Г.С.Усманов, Г.Шәйхуллов һ.б. сугыша. Югославиядә ш.у. бригада комиссары Г.Г.Малов, Польшада М.С.Атаманов («Мишка Татар») һ.б. уртак дошманга каршы батырларча сугышалар. Фашистларның хәрби әсирләр лагерьларында булган хәлдә каршылык хәрәкәтен оештыруда катнашып танылган шәхесләрдән генерал Д.М.Карбышев, М.Хәйретдинов (язучы Х.Мөҗәй), Г.Нуретдинов исемнәре һәм Идел-Урал легионын таркату өчен көрәшкән җәлилчеләр төркеме – Г.Кормаш, Г.Шабаев, М.Җәлил, А.Алиш, А.Баттал, А.Аднашев, А.Симаев һ.б. бөтен дөньяга мәгълүм.

Дошман тарафыннан вакытлыча оккупацияләнеп, совет гаскәрләре азат иткән өлкәләр, районнар халкына 1942 елның гыйнварыннан башлап ярдәм итү хәрәкәте киң җәелә. Өй кирәк-яраклары, кием-салым, хуҗалык итү җиһазлары, уку йортлары өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары җыеп озатыла. Татарстан халкы Сталинград шәһәренең Дзержинск районын, Сталинград өлкәсенең Городище һәм Красноармейск районнарын, Орел һәм Донбасс шәһәрләрен торгызуда булышлык итү бурычын үз өстенә ала. 1943 елның 29 мартында Казаннан Сталинградка 62 вагон йөк белән беренче эшелон юл ала. 30 вагон агач материаллар, 10 вагон шпал, 4 вагон кирпеч, 2 вагон алебастра һ.б. материаллар озатыла. 1943 елның уртасына Казан предприятиеләре шәһәрне торгызу өчен төрле җиһазлар, эш кораллары, 4 млн сумлык төзелеш материаллары җибәрәләр. Герой-шәһәрне торгызу эшенә шулай ук 350 яшь эшче дә китә.

Республиканың иҗат интеллигенциясе дә халыкны җиңүгә рухландыруга зур өлеш кертә. Бик күп язучылар, кулларына корал алып, дошманга каршы сугыша. Сугышның беренче елында ук республика Язучылар Берлегендәге 53 әгъзаның 25е фронтка китә. Армия сафларында Ф.Кәрим, М.Җәлил, Н.Баян, А.Алиш, Г.Кутуй, С.Хәким, Н.Дәүли, Г.Паушкин, Ю.Белостоцкий һәм башкалар дошманга каршы сугышалар. Республиканың 30 язучысы һәм 22 журналисты Ватан өчен үзенең язмышын бирә. Язучылар яу кырындагы һәм тылдагы батыр каһарманнарга багышлап патриотик эчтәлекле әсәрләр иҗат итәләр. М.Әмир, Г.Әпсәләмов, Г.Бәширов, И.Гази, Ә.Еники, Ә.Исхак, Ш.Камал, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, Ш.Мөдәррис, К.Нәҗми, Г.Насрый һ.б. әсәрләре Казанда һәм фронт газетларында басылып тарала. Татар телендә нәшер ителүче армия һәм фронт газетларында А.Әхмәт, Г.Әпсәләмов, Ә.Ерикәй, Г.Галиев, Р.Ишморат, Г.Кутуй, Ш.Маннур, М.Максуд, Ә.Фәйзи. М.Садри, А.Шамов һ.б. эшли. Татарстан композиторлары да сугыш елларында 108 әсәр иҗат итәләр, шул исәптән 72 әсәр сугыш темасына багышлана. С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, А.Ключарев, З.Хәбибуллин иҗат иткән музыкаль әсәрләр батырлыкка, дошманны җиңүгә өндиләр. А.Ключарев тынлы оркест өчен, Җ.Фәйзи – поход маршын, М.Мозаффаров симфоник оркест өчен маршын язалар. Сугыш темасына Н.Җиһановның «Илдар», «Түләк» (1944), М.Юдинның «Фәридә», М.Мозаффаровның «Зөлхәбирә» әсәрләре иҗат ителә. Сугыш елларында С.Сәйдәшев симфоник оркестр өчен данлыклы «Ватан» маршын, тынлы оркестр өчен «Суворов маршы»н иҗат итә. Илбасарлар белән көрәш темасын чагылдырган беренче милли балет авторы Ф.Яруллин яу кырында взвод командиры буларак сугыша һәм һәлак була. Театр һәм эстрада сәхнә осталары, 18 бригадага берләшеп, 11 фронт сугышчылары алдында 2 меңнән артык чыгыш ясыйлар.

Татарстан рәссамнары Г.В.Житков, Г.П.Катков, И.И.Князьков, И.А.Новоселов, Н.М.Сокольский, В.К.Тимофеев һ.б. хәрби-патриотик темага багышлап яңа хезмәтләр тудыралар. Х.Якупов, Л.Фәттахов һ.б. рәссамнар яу кырында дошманга каршы көрәшә, сугыш мизгелләрен сурәтләгән әсәрләрен шунда иҗат итәләр. Татарстан театрларында Бөек Ватан сугышы темасын яки тыл хезмәтчәннәре батырлыгын чагылдырган пьесалар куела. К.Симоновның «Рус кешеләре» («Русские люди»), А.Корнейчукның «Фронт», Р.Ишморатның «Кайту», Н.Исәнбәтнең «Мәрьям», М.Әмирнең «Миңлекамал», Т.Гыйззәтнең «Төнге сигнал», «Изге әманәт» әсәрләре рус һәм татар театрлары сәхнәләрендә уйнала.

Республика галимнәре дә сугыш белән бәйле фәнни эзләнүләргә иң зур игътибар бирәләр. ТАССР Дәүләт план комиссиясе карамагында 1941 дә Фәнни-техник совет оештырыла. Максаты - халык хуҗалыгы һәм оборона өчен әһәмиятле булган теоретик, икътисади һәм оештыру мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү, фронт һәм тыл ихтыяҗларын үтәү өчен Татарстанның җирле ресурсларын барлау. А.Е.Арбузов оптик приборлар җитештергәндә бик әһәмиятле булган матдәләрне кулланышка кертә, Б.А.Арбузов синтетик каучукның салкынга чыдамлыгын арттыруга ирешә. Н.А.Ливанов азык-төлек җитештергәндә аксым һәм витаминнарны саклаучы технология тәкъдим итә. С.Н.Ушаков җитәкчелегендәге төркем оборона сәнәгатендә кулланышлы яңа төр пластмасса эшләп чыгара. Г.Х.Камай җитәкчелегендә яңа төр кетгут җепләре эшләү технологиясе үзләштерелә. Табиб-галимнәр А.В.Вишневский, В.А.Гусынин, Б.Л.Мазур, А.Н.Мурзин, И.М.Русецкий, Н.В.Соколов, Л.И.Шулутко һ.б. яралы сугышчыларны уңышлы дәвалау чараларын күрәләр. Яңа дарулар һәм дәвалау җайланмалары булдыруда А.Д.Бейлинсон, П.Н.Кашкин, А.Э.Озол, Н.Р.Стрелков һ.б. актив эшли. А.х. тармагында яңа фәнни-гамәли уңышларга ирешүчеләрдән А.А.Абдулбаниев, Х.Х.Байчурова, Е.Н.Борисова, Ш.В.Вәлиев, П.С.Зубков, Г.И.Попов, Н.П.Попов, А.П.Студенцов, П.М.Тихонов, И.В.Үтәй, В.Г.Чагин, З.Х.Шәрәф эшчәнлеге мәгълүм.

1941 елның көзеннән СССР Фәннәр Академиясе оешмаларының Казан төркеме эшли. Республикадагы сәнәгать предприятиеләре эшчәнлегенә ярдәм итү максатында ФА институтлары галимнәреннән берничә комиссия оештырыла. Фән-техника комиссиясе эшендә бу вакытта Казанда яшәгән атаклы галим-конструкторлар: В.П.Глушко, С.П.Королев, В.М.Петляков, А.Н.Туполев, С.А.Чаплыгин һ.б. катнаша, алар республикада җитештерелә торган хәрби техниканы камилләштерүгә зур өлеш кертәләр.

Немец-фашист илбасарлары белән батырларча сугышкан 186 (188) якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелә (Н.Г.Столяров бу югары дәрәҗәгә 2 мәртәбә лаек була), 100 меңнән артыграк татарстанлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. 49 сугышчы Дан орденының тулы кавалеры дәрәҗәсенә ирешә. Якынча 350 мең татарстанлы яу кырында ятып кала, аларның тулы исемлеге 28 томлык «Хәтер» китабында мәңгеләштерелгән. Сугышка киткән 700 мең татарстанлының һәр икенчесе яу кырында ятып калган дигән сүз бу. Аналитик тикшеренүләр күрсәткәнчә, 3,5 меңнән артыграк татарстанлы Ржев-Вязьма операциясе вакытында һәлак була, республиканың 10 меңнән артыграк кешесе Мәскәү өчен барган сугышларда ятып кала, 22 меңгә якын татарстанлы Сталинград сугышында, 40 меңгә якын сугышчы Ленинград өчен барган сугышларда, 15 меңнән артык татарстанлы Курск Дугасынада һәлак була.

 

Әдәбият: Гыйльманов Җ.И. Без сугышта юлбарыстан көчлебез. К., 1989; Татария в период Великой Отечественной войны (1941-1945 гг.): Сб. док. и материалов. К., 1963.Әд.: Сабирзянов Г.С. По законам дружбы и братства. К., 1974; Гильманов З.И. Татарская АССР в Великой Отечественной войне 1941-45 гг. К., 1977; шул ук. Трудящиеся Татарии на фронтах Великой Отечественной войны. К., 1981; Кабирова А.Ш. Республика Татарстан в годы Великой Отечественной войны (1941-1945 гг.). К., 1998; Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945). К., 2009; Материалы республиканской научно-практической конференции «Увековечение исторической памяти народов Татарстана». К., 2011; Геройлар Китабы. К., 2015; Кабирова А.Ш., Кривоножкина Е.Г., Бушуев А.С. Нам жить и помнить. К., 2016.

 

 

Последнее обновление: 8 июня 2018 г., 15:00

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International