Татарстан Республикасы буенча Баш Федераль инспекторы Аппаратында истәлекле медаль тапшыру тантанасы узды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

2020 елның 11 нче декабрендә «Хәтер Китабы» редакциясе коллективы гражданнарга патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен Россия «Җиңү» оештыру комитетының «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» истәлекле медале белән бүләкләнде. Медальне редакциянең баш мөхәррире Рамил Миргасыйм улы Валеевка Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Николаевич Демидов тапшырды.

Бүләкләү тантанасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын Татарстан Республикасында бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты рәисе урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева һәм чакырылган кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International