Бөек Ватан сугышы тарихында август аеның истәлекле зур вакыйгаларының берсе - Синявин һөҗүм итү операциясе. 1942 елның 19 августында башланган ике айлык канкойгыч сугышлар нәтиҗәсендә совет гаскәрләре Ленинградны басып алу буенча дошман планын өзә алганнар. Тарихчылар исәпләве буенча бу чорда 114 меңгә якын ватандашыбыз һәлак булган. Әйдәгез бергә бу вакытта гомерләре өзелгән батырларыбызны искә алыйк!