Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Зур бәйрәм – Бөек Җиңү көне уңаеннан котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!
Бу бәйрәм, халкыбызның героизмы һәм батырлыгы, ныклыгы һәм какшамас рухы символы буларак, һәрберебез өчен дә кадерле. Без Ватаныбыз бәйсезлеген саклап калган һәм дөньяны фашизмнан азат иткән ата-бабаларыбызның бөек каһарманлыгы белән горурланабыз...